Әрем (Полынь) белән дәвалауга татарлар гомер-гомергә игътибар күрсәткән. Эчәклектә файдалы микроблар гына түгел, зарарлылары да яши. Нәкъ менә шулар төрле сырхауларның сәбәбе була ала. Әйтик, бавыр чирләре, псориаз, диатез, аллергия генә түгел, бәлки инфаркт та шул микроорганизмнарның зәхмәте булырга мөмкин. Әрем — эчәклекне арчырга сәләтле менә дигән үлән. Татар халкы элек-электән кипкән әрем тоткан. Җепселле үлән булганга күрә, әрем эчәклектәге утырымнарны да әйбәт куалый. Дәвалану өчен 100 г әрем алына. Баштагы өч көндә кипкән әремне берәр балкашыгы чамасында өч сәгать саен кабып, әйбәтләп чәйнәгез дә, артыннан су йотып куегыз. Өч көннән соң көнгә дүрт тапкыр гына каба башлагыз. Ашау вакытына яраклаштыруның кирәге юк. Дәвалану курсы — бер атна. Шушы рәвешле дәвалану сезне бабасырдан, суалчаннан, геморройдан, зарарлы бактерияләрдән коткарыр. Мондый арчынуны елга ике тапкыр кабатларга кирәк. Шул ук вакытта көнгә ике мәртәбә әрем белән клизма эшләсәң дә әйбәт була. Моның өчен бер литр кайнаган суга 1-2 балкашыгы кипкән әрем алына. Су тән температурасына кадәр суынгач, клизма ясарга була. Үзенең хасиятләре ягыннан әрем көчле дарулар белән бер рәткә куела. Шуңа күрә тиешле дозаны саклау мәҗбүри. Доза артып киткәндә йокысызлык, бармаклар калтырау, йөрәк кагу, күңел болгану күзәтелә. Әрем дәвалый. Әремнең бер гаҗәеп үзенчәлеге бар: аның органик составы кеше ашказанындагы үт сыеклыгына тәңгәл килә. Менә шуңа күрә ашказаны асты бизе һәм үт юлы авыруларын дәвалаганда, ашкайнату сүлпән булганда, эч күпергәндә, авыздан ис килгәндә әрем киң файдаланыла. Әрем әчесе эчәклек эшчәнлеген яхшырта, бавырны сәламәт тота. Әрем тәме бик ошап бетмәсә дә, авызга тәм кертә ул. Шулай ук әрем әчесенең сапониннарга бай булуы да билгеле. Сапониннар эритроцитларны һәм гемоглобинны мускул тукымасына илтә, майларны, аксымны углеводларны үзләштерүне яхшырта, мускулларны үстерә. Әрем кайнатмалары татлы ризыкларга хирыслыкны бетерә. Аның шушы сыйфаты шикәр чирле кешеләргә әйбәт ярдәм итә. Даруы исә болай ясала: ике аш кашыгы әрем вагын эмаль савытка салыгыз да, бер стакан кайнап кына чыккан суны шуның өстенә коегыз. Капкач каплап, икенче бер сулы савытка утыртып, 15 минут кайнатып алыгыз. Суытыгыз, сөзегез. Кайнаган су өстәп, кайнатманың күләмен 200 граммга кадәр җиткерегез. Әзер даруны суыткычта ике көн сакларга ярый. Ашарга 30 минут кала, көнгә өч мәртәбә чирек стаканлап эчеп куегыз. Дәвалау курсы ике атнадан артмасын. Ике атна тәнәфестән соң, дәвалануны кабатлагыз. Онытмагыз! Әремнең спиртлы төнәтмәләре агулы була. Суда әзерләнгән әремдә агулы матдәләр булмый диярлек. Әрем төнәтмәсе — бик көчле дару. Кайбер очракларда, әйтик, ашказаны-эчәк трактын дәвалаганда, нәтиҗәсе сизелерлек була. Йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, ашказаны җәрәхәте, гастрит борчыганда, әчелек түбән очракларда, үт куыгында таш кузгалганда әрем белән дәваланырга ярамый. Энтероколит, астма чирләреннән дә табиб күзәтүе астында гына әремнән файдаланырга мөмкин. (Интернет)

Теги других блогов: әрем татар халык дәвалану