Икәү🦋
27 еллык гомер юлыбыз...
«Сирина апа, Данир абый кулыңны ничек сорады синең? Предложение ничек ясады?» – дип сорыйлар миннән яшьләр еш кына.
«Без өйләнешергә гаилә советында карар кылдык», – дип җавап бирәм шаярып.
...Без Данир белән 4 ел дуслашып йөрдек. Бер тулай торакта яшәгәч, көне-төне бергә булдык дияргә дә була. Әлбәттә, хәзерге чор парлары кебек ясалма кул сораулар да, аларны фотога, видеога төшерүләр дә булмады.
Үзеннән-үзе өйләнешү этабына килеп кердек бугай...
– Сиңа повезло! Әнә нинди ирне эләктергәнсең! Нинди өйдә яшисез! Мин дә шундый өйле егеткә чыгар иде, – ди кайберәүләр. Моны минем тормыш юлымны белмәгәннәр генә әйтә, билгеле...
Ә 27ел элек без кашыгы да булмаган бер пар идек...
Никахыбызга, туебызга ясалган каршылыклар турында сөйләп, бәйрәм көнен ямьсезлисе килми...
4 ел яратышып йөреп, никахыбызда билгеләнгән көндә өйләнешергә мөмкинлек булмавын да, ЗАГСка гаризаны да үзебез бирә алмауны да язмыйм бүген...
Минем кәләш букетым да булмады...
Без тормышны кеше фатирларында яшәп башладык. Бу этапны инде авыл балаларының күбесе үтәдер... Кеше матрасында идәндә йокласак та, бик бәхетле идек! Нинди генә йомыш белән Казанга килгән туган-тумача да, дуслар- якташлар да сыя иде безнең 11 кв.метрлы бүлмәбезгә!
Андый кеше фатирларын күп алыштырдык. Аның каравы Казан буйлап күпме күршеләребез яши! Нинди яхшылар иде алар! Күпме булыштылар тормышыбызда!
Өйләнешү белән, муеннан әҗәткә батып, тузган йортның бер өлешен сатып алдык. Мин ул чакта кызым белән авырлы идем: бөтен эшләгән акчаларыбызны җыеп, әҗәтне кайтарган чак. Шундый виноград ашыйсы килә, ә акчам тиеннәр генә.
Кибеткә кердем дә, бер уч вак акчаларны сатучыга сузып, виноград үлчәвен сорадым. Ул миңа тартма төбенә коелган виноградларны 1 кг җыеп бирде – минем акчага тәлгәштәгеләре җитми иде шул. Йөгереп кайтып, ашыга-ашыга бөтен виноградны ашап бетердем, Данир белән бүлешерлегем юк иде...
Эх, дөнья!.. Без беркайчан да, әти-әниләрдән акча сорамадык, без бары үзебезгә генә өметләнеп яшәдек!
Фатир бирүләрен көтә-көтә аргач, тагын әҗәткә кереп коммуналка алдык... Күрше егетебез үзенә доза барәбаренә, берәүгә наркотиклар сатарга булыша иде...
Тормыш мәхшәргә әйләнде.
Дусларыбыз: «Үзебез акча биреп торабыз, качыгыз моннан!» – диделәр.
Уйлап карагыз әле, бернинди распискасыз, бернинди процентларсыз булышты безгә дуслар!
Данирым гомер буе бик тырыш булды минем, көне-төне эшләде. Мин дә бөтен өй эшен, балаларны тәрбияләүне күбрәк үз өстемә алдым.
Әкренләп тузган йорт программасы да тормышка аша башлады. Ул чакта улыбыз да туган иде инде. Зуррак фатирлы булу өчен, әнием безгә пропискага керде. Шулай итеп 4 бүлмәле фатирлы булдык!
Тормышыбызда минем әти-әнием бик зур терәк булдылар! Ите-бәрәңгесе, казы-үрдәге, каймагы – барысын да, безнең яктан килгән кешеләр аркылы (Ә аралар 350 чакрым бит!) җибәреп торалар иде.
Ә балаларыбызны үстерүдә күрсәткән ярдәмнәрен санап бетергесез! Һәр җәйне авылда үткәрделәр балалар! Кайбер ишекләр безнең өчен ябык булганда, ач чагыбызда туендыручы, сыендыручы таянычларыбыз булды алар, рәхмәтебез чиксез!
...Без бит авыл балалары, үз йортыбызны булдыру гомерлек хыялыбыз иде! Әле дуслашып йөри генә башлаган чагыбыз... Данир миңа:
– Безнен алмагачларга күмелеп утыручы йортыбыз булачак, анда 5 тавык һәм бер әтәч асрарбыз, ике ат: берсе ак, берсе кара, – диде.
(Мин бу сүзләрне соңрак «Сиңа кайтам» сериалында Ирек Хафизов уйнаган геройдан әйттердем.)
...Көлгән идем шунда рәхәтләнеп! Кая инде ул безгә йортлар! Үз бүлмәңне булдырсаң да шәп булыр иде әле!...
Аллага шөкер, бүгенге көндә үз йортыбызда яшибез. 14 ел төзедек без аны!.. «Әнә нинди йорт төзегәннәр! Челтәрләре дә солтан сараендагы кебек! Бу байлыклары белән менә болай-тегеләй булышырга тиешләр алар», имеш...
Кызык... кесә төбеннән тиенлекләрне җыеп ипи алганны күрүчеләр сирәк була... Андыйлар синнән берни өмет тә итми, синең артканыңа, бәхетеңә шатлана...
Шөкер, яхшы кешеләр күбрәк булды тормышыбызда!
Ә иң мөһиме, бер-беребезне кадерләүче, саклаучы, яклаучы пар булып кала алдык... Алдагы көннәребездә дә Аллам ярдәменнән ташламасын иде безне!
Данирым, бул гына, исән-сау бул берүк! Балаларыбызның бәхетенә куанып, синең ышыгыңда тигез озын гомер кичерәсем килә! Бәйрәмебез белән! 27 ел элек нәкъ сине ирем итеп сайлавыма гомер буе шатланып яшим!.. Рәхмәт сиңа, Әтисе!
Сиринә Якупова Сирина Якупова
P.S. Без иремнең туй костюмын да, минем фаталарны да әле дә саклыйбыз.
#туй #гаилә #бәхет #казан #казань