Минем бу язмадан күренгәнчә, безнең хәтер иләгебезнең тишекләре гомерләр узган саен, кызганычка каршы, томалана бара. Күренекле татар театры оештыручыларының берсе, язучы, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны Сәет Шәкүров эшчәнлегенә дә кагыла әлеге сүзләр. Декабрь аенда тууына 105 ел тулган мөхтәрәм Сәет ага Шәкүровның иҗат эшчәнлеген укучылар хәтерендә яңартуны кирәк санадым. Хәзерге театр җәмәгатьчелеге, җитәкчеләренә, Балык Бистәсе муниципаль районының хәзерге хакимиятенә дә кагыла... Халык хәтерендәге әдип Милләтебезнең гаярь улы,күренекле драматург,театр оештыручысы,Бөек Ватан сугышы ветераны,Революция яштәше Сәет Габделхәй улы Шәкүров 1917 елның 14 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туа.Гомуми урта белемне Казанда М.Вахитов исемендәге күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә ала,1934-1938 елларда Казан театр техникумында укый.Техникумны тәмамлагач,1938-1942 елларда Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли.1942 елда армиягә алына,Ленинград хәрби ветеринария училищесында укый һәм фронтның алгы сызыгына җибәрелә.Германия җиңелгәч,Көнчыгышта Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша,каты яралана.Сугышчан хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елны армиядән кайткач,Сәет Шәкүров актерлык хезмәтен дәвам итә.1946-1956 елларда Мамадыш,Әлмәт,Минзәлә колхоз-совхоз театрларында,Республика күчмә театрында эшли,1956-1959 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный.Аннары ун ел буе Академия театрының баш администраторы,1975 елдан Республика күчмә театрының директоры булып эшли. Сәет Шәкүровның драматургия өлкәсендәге беренче адымы 1938 елда язылган “Орденлы Касыйм” исемле пьесасы була.Аның күләмле икенче әсәре – “Тормыш бусагасында” драмасы – егерме елдан соң гына дөнья күрә һәм 1958 елда Минзәлә театры сәхнәсендә куелып уңыш казана. Алтмышынчы елларда инде Минзәлә,Оренбург татар профессиональ театры сәхнәләрендә драматургның шигырь белән язылган “Зөһрә йолдыз” трагедиясе, “Уракчы кыз”, “Мәхәббәт газабы”, “Сары елан”, “Кыз бирү”, “Карт гашыйк” кебек драмалары һәм комедияләре уйнала.Әле бүген дә бу театрлар әдип иҗатына кабат-кабат әйләнеп кайталар,тамашачы мәхәббәтен казаналар. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында барган “Туган туфрак” (1969), “Тол хатыннар,тол кызлар” (1973) драмалары – бүген дә актуальлекләрен югалтмаган әсәрләр.Әлеге әсәрләр буенча Татарстан радиосы әдәби-театраль постановкаларда эшләп радио тыңлаучыларга җиткерде. Бөтенсоюз смотрында “Уракчы кыз” спектакле белән катнашкан Әтнә халык театры 1967 елда лауреат исеменә лаек була. 1970 елда С.Шәкүровка “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъдиев белән очрашып сөйләшкәндә Сәет Шәкүров белән бергә эшләгән елларын болай дип искә алды: “Мин әле сәхнә иҗатымны яңа башлаган яшь егет Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак вакытлар барган һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгән” Саф күңелгә тап төшми” спектаклендә уйнарга туры килде. Әсәр Бөек Ватан сугышы чорында авылда барган вакыйгаларга нигезләнгән. Шул чордагы авылдагы уңай һәм тискәре күренешләр, халыктагы патриотик хисләр бөтен тулылыгы белән татар дөньясының күренекле драматик артистлары Наил Шәйхетдинов, Ринат Мифтахов, Сания Исмәгыйловалар тарафыннан ачып бирелде. Җәмгыятькә хас булган уңай һәм тискәре күренешләрне сурәтләү дә әсәрнең үзәгендә иде. Минемчә, режиссерлар арасында иң күренеклеләрдән саналган Прозат Исәнбәтнең спектакльне куярга алынуы, һичшиксез, аны озын гомерле иткәндер”. Татар әдәбиятында төрле жанрларда уңышлы иҗат итүче шагыйрь, язучы, мөхәррир Ләбиб Лерон да Сәет Шәкүровны, аның иҗат талантын искә алып болай диде: “Сәет абый узган гасырның 70нче еллар башыннан ук СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы иде. Ул хаклы рәвештә һәрвакытта да милләтебезгә кагылышлы мәсьәләләрне еш кузгатты. Безнең кебек башлап иҗат юлына аяк басучы язучыларга һәрвакыт хәер-хаклы булды. Без, бүгенге көн язучылары,аның иҗатын онытмаска, яшь буынга ул иҗат иткән әсәрләрне җиткерү эшен үз өстебезгә алырга тиешбез”. Сәет Шәкүровның олы хезмәт юлы, күрсәткән фронт батырлыгы турында сөйләгәндә, аның тормыш иптәше, иҗатташ дусты, илһамчысы була алган Бикә Шакирова турында да ихластан искә алу да урынлы булыр. Тормыш юллары аларны әледән-әле аларны очраштырып торган. Катлаулы,сикәлтәле юллар үтеп кавышканнар алар. Бикә Шакирова Бөек Ватан сугышы елларында 343нче кыр госпиталенең иң авыр һәм ашыгыч операциялар бүлегенә шәфкать туташы итеп билгеләнелә. Аның шифалы куллары аша меңләгән яралы солдат терелеп фашистларга каршы көрәшләрен дәвам иттерү өчен яңадан фронтка китәләр, ә күпмесе аның күз алдында үлә. Операцияләрның күбесе яралыларга кан бирүне сорый. Фронт юлларында Бикә ханым алты литр үз канын тапшыра. Ул башта Мамадыш-Минзәлә театрында эшли. Аннан мәшһүр Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә артистка һәм труппа җитәкчесе вазыйфаларын үти. Мамадыш театрында эшләгән елларында танышалар алар Сәет абый белән. “Без Бикә белән авыл клубында очраштык”,-дип язып калдырган ул үзенең бер балладасында. Алар 42 ел бергә тату гомер итәләр һәм шул гомерне яраткан театрга хезмәт итүгә багышлыйлар. Әдипнең 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә аның кызы Наилә Саетовна белән очрашып сөйләшү насыйп булды. Ул әтисенең мөхтәрәм юбилеен билгеләп үтү эше белән янып-көеп йөри иде. Искә алу кичәсе Казан медицина көллиятендә аның директоры һәм Зөһрә Һәм Рәис Миңгәрәевләр,татар теле, әдәбияты укытучылары ярдәмендә үткәрелгән. Әтисе турындагы истәлекләргә бирелеп китеп, ул аның үз халкы, туган телне үтә дә яратуын һәм аңа булган ихтирамы турында, әтисе белән чын-чынлап горурлануы хакында искә төшерде. Юбилей кичәсендә әдипнең истәлеген ядь итү өчен килгән данлыклы Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының күренекле халык артистлары якташлары Равил Шәрәфиев,янә дә килеп, Ринат Таҗетдинов,Наилә Гәрәева,Нәҗибә Ихсанова,Әхмәт Хисмәт,Хәлимә Искәндәрова,Дания Нуруллина,Фуат Әбүбәкеров истәлекләре белән уртаклаштылар.Сәет Шәкүров белән бергә эшләгән чорларын сагынып һәм горурланып искә алдылар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, дистә еллар буена театр сәхнәсендә барган “Тол хатыннар, тол кызлар”, “Туган туфрак” спектакльләрендә уйнап,халык мәхәббәтен казанган шәхесләр бит алар. Өлкән буыннар, бәлки хәтерли дә торганнардыр, Сәет Шәкүровның 80 еллыгы Республика дәрәҗәсендә зурлап билгеләп үтелде.Балык Бистәсе районының туган авылы Балыклы Чүкәйдән берничә дистә якташлары да килгәннәр иде.”Казан утлары” журналы да әдип иҗатына зур урын бирде.Гомумән,әлеге могътәбәр журнал драматургның иҗатын һәрвакыт күз уңында тотты.Сәет Шәкуровның Республика һәм чит өлкәләр театрларында куелган драма әсәрләренең берсе дә Әнәс Камал,Һәнүз Мәхмутов,Бәян Гыйззәт,Әхәт Сафиуллин,Галия Әпсәләмова(Башкортстан) кебек әдәбият-сәнгать белгечләре бәяләмәсеннән читтә калмады.Күрәсең,еллар узу белән күңелләргә дә тузан утыра торгандыр.Ике дәрәҗәле татар театрларының артисты,баш администраторы булып армый-талмый эшләгән,күчмә театр булып гомер кичергән һәм аны стационар,ягъни Казанда үз бинасы булган Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры статусына күтәрү өчен җаны-тәне белән тырышкан әдип,революция яшьтәше Сәет Шәкүровнең олуг юбилеен олылап билгеләп үтү фарыз иде.Әлбәттә,моның өчен һәр ике театр җитәкчелегенең ихлас теләге булуы шарттыр...Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: Казан авыл хуҗалыгы университеты каршында эшләүче Рифкать Галиев җитәкчелегендәге халык театры,шулай ук данлыклы Әтнә халык театры коллективы драматургның юбилей елында аның иҗат җимешләрен туган халкына җиткерү өчен мәгълүм чаралар күрәләр.Бусы инде сөенечле хәл. Әлбәттә,әдипнең туган ягы Балык Бистәсе сәнгаткярьләре дә якташларының юбилей елы икәнлеген искә төшерерләр... Сәет Шәкүровның кызы Наилә ханым һәм бу язманың авторы әдип турындагы истәлекләр китабын хәзерләп киң катлау укучыларга җиткерүне ниятләп тора. Талантлы шәхес халкына һәрвакыт рәхмәтле булды. Моны аның түбәндәге шигъри юллары да раслый: Данлы халкым, Җанлы халкым Җырлы халкым Моңлы халкым. Мин бер бөртегең синең Синнән минем барлык эшем, Иҗат көчем, Барысы өчен рәхмәт хисем.

Теги других блогов: театр драматургия Сәет Шәкүров