Бүген тагын пешердем әлеге искиткеч тәмле, йомшак медовый тортны.Айзилә апа, безгә дә пешер инде пожалуйста торт, безнең дә ашыйсы килә бит дип, янымда бөтерелеп йөргән яраткан племянникларыма, ничек юк дип әйтәсең инде.Тиз дә пешә, мәшәкате дә юк дияргә була.:))))Пешергән саен Айгөлгә @aiigul_sh рәхмәтләр укыйм, аннан алган идем рецептны.Рецептын сезгә дә язып калдырам әле дуслар. - 2 йомырка - 120 гр шикәр комы(песок) - 2 аш кашыгы бал - 50 гр көнбагыш мае(подсолнечное масло) - 350-380 гр он - 1 чәй калагы сода. Йомырка белән песокны тугыйбыз, шуңа салабыз бал белән майны.Әйбәтләп болгаткач, су парына куябыз.Савытыбыз суга тиеп торырга тиеш түгел.Бал эреп бетеп, бертөле масса барлыкка килгәч чәй содасын салып болгатабыз.Бал белән соданың реакциясы беткәч, 1 порция онны салып (100-150 гр тирәсе ) болгатып торабыз,1-2 минут.Су парыннан алгач, калган онны куна тактасына салып, кайнар камырны онга салып басып бетерәбез.Камыр йомшак һәм бераз гына кулга ябыша торган була.Әзер камырны тигез кисәкләргә бүлеп җәябез дә духовкада 180 градуста 5-7 минут пешереп алабыз.Камыр матур алтынсу төскә кергәч духовкадан алып читләрен тигезләп кисәбез.Кисеп алган читләрен ваклап тортны бизәргә алып куям. Кремны үзегез яратканны ясарга була.Мин бу юлы крем чиз ясадым.Алдагысында сметанный крем иде.Сметанный крем белән әчкелтемрәк була. Крем: Сливки 33%-400 гр Творожный сыр -130 гр Сахарная пудра - 50 гр Сгущенка- 30 гр. Барысын бергә миксер белән болгаттым. Торт бик тиз әзер була.Ярты сәгать эчендә кремнары сеңгән иде.Мин үзем медовыйны бик яратмый идем, хәзер бик тә яратам.Авызда, эреп тора әлеге торт.Киселешен дә төшерергә өлгерми калам мин аның)))

Теги других блогов: торт рецепт медовый торт